22 мая 2014 г.

Энгель Фәттахов Татарстан мәктәпләрендә укучыларга мөрәҗәгать белән чыкты


   Быел Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 20 415 (Казанда – 6000), 9нчы сыйныфны 36019 (Казанда – 9614) укучы тәмамлый, урта гомумбелем бирү йортларында “Соңгы кыңгырау” тантаналары уздырыла. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов яшьләргә мөрәҗәгать итә.
“Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!
2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык 11 нче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлыячак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау.

9 мая 2014 г.

Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак


08.05.2014
Казанда 4-6 июньдә туган теле рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм СНГ субъектлары мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны һәм иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелә.
Олимпиадада Россия Федерациясе һәм СНГ субъектларында яшәүче 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары катнаша ала. Рус теле буенча Халыкара олимпиада ике турда үткәрелә. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында үтәчәк. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен 7-15 майда КФУның “Буду студентом!” дип аталган социаль-белем бирүче челтәрендә, түбәндәге адрес буенча кереп, теркәлергә кирәк: http://abiturient.kpfu.ru. Интернет тур 16 майда - 10нчы сыйныф укучылары арасында, 17 майда - 8нче сыйныф укучылары арасында үткәреләчәк. Теркәлү һәм олимпиаданың интернет-турында катнашу буенча тулырак мәгълүматны әлеге адрес буенча алырга мөмкин: http://abiturient.kpfu.ru, телефон +7(843) 238-77-11 и e-mail: rt.test@ksu.ru. Рус теле буенча Халыкара олимпиаданың йомгаклау туры Казан шәһәрендә 5 июньдә узачак.

30 апр. 2014 г.

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

30.04.2014
30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиадада Гран Прига лаек булган катнашучыларны игълан иттеләр. Алар Япониянең Токио шәһәренең чит телләр университетында белем алучы Юто Хисияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина. Шулай ук тантанада җиңүчеләрне һәм номинантларны да бүләкләделәр.

18 апр. 2014 г.

Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды


17 апрель, 2014 - 14:03
Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.
Татарстан нәшриятларында 2012 нче елда дөнья күргән, 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты. Конкурста 248 китап катнашып, шуларның 51е чәчмә әсәрләр (проза), 50е тезмә әсәрләр (шигърият), 46ы балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары булды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итәләр әлеге конкурсны оештыручылар ТР Милли китапханәсеннән.
Танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләгән.

16 апр. 2014 г.

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада узачак

Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада узачак

16.04.2014
27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак. Олимпиадада Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар дистанцион рәвештә үзләренең татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш иде. Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышачак.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 28 апрельдә 09.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында үтәчәк.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың әлеге турына үткән катнашучылар исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин:
http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=613.