Казанда татар теленнән Халыкара олимпиада узачак
16.04.2014Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы 28 апрельдә 09.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында үтәчәк.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың әлеге турына үткән катнашучылар исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин:
http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=613.
Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың жюри әгъзалары катнашучыларга түбәндәге биремнәрне әзерләде:
-телдән сөйләм конкурсы (чит илдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча);
-язма конкурс (Россия Федерациясе субъектларыннан килгән катнашучылар өчен);
-номинацияләр буенча иҗади конкурс (катнашучылар сайлавы буенча):
а)вокал (татар халык җырлары/татар композиторлары көе);
б)инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композиция/татар классик-композиторы әсәрләрен фортепианода, баянда, милли гармунда, курайда, сорнайда һ.б. уйнау);
в)хореография (татар халык биюләре/халыкчанлык стиле);
г)сәнгатьле сүз (халык эпосы/халык прозасы һәм шигърияте/әдәби-музыкаль композиция);
д) этно-дизайн
- Олимпиадада катнашучыларның “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дип аталган презентациясе.
Комментариев нет:
Отправить комментарий