
Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.
Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.
Хәзергә сайтта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның “Татар халкы каян килеп чыккан?” темасына лекция тыңларга мөмкин. Анда татар халкының килеп чыгышы турында нинди теорияләр булуы, аларның көчле һәм йомшак яклары хакында сүз бара.