1 мар. 2012 г.

Роберт Миңнуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов бездә кунакта.


        1 март-язның беренче көне лицейлылар өчен бик  бәхетле көн булды.  Татарстанның халык шагыйре , Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай  исемендәге премия лауреаты, актив җәмәгать эшлеклесе  Роберт Миңнуллин һәм  мәктәбебездә озак еллар директор, татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшләгән, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган укытучысы  Мөҗәһит Әхмәтҗанов кунак булдылар.  Лицей укучылары күчнәнәч итеп җыр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
    Шагыйрь абыйлары үзләре турында сөйләделәр, яңа язган иҗат җимешләре белән таныштырдылар, укучыларның, укытучыларның сорауларына җавап бирделәр. “Мөслим ягы кайсы ягы белән үзенчәлекле дип саныйсыз?” дигән сорауга Роберт Миңнуллин “Шушы җирлектә яшәп иҗат итүче күренекле язучылары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән, эшчән, тырыш халкы, матур табигате белән үзенчәлекле”, дип җавап бирде.

24 февр. 2012 г.

«Ана шәфкате» фотосурәт бәйгесе

     Ана шәфкате… Күкләр кебек биек, дала кебек киң, диңгез сыман тирән ул. Ана күңеленә генә иксез-чиксез зур шатлыгың, иңнәреңә авыр йөк булып ятучы борчу-мәшәкатең – барысы да сыя. Ул бүлешә дә, күтәрешә дә, кичерә дә. Әйе, ана – гафу итүче. Егылганда күтәреп торгызучы. Кочагына кысып юатучы. Сиңа гомер бүләк итеп кенә калмыйча, яшәр өчен көч тә бирүче. Ул сине озатып кала, кайчан, кай тарафтан кайтып керсәң дә, нәкъ менә бүген, шушы сәгатьтә туган нигезең бусагасын атлап узасын алдан төшләрендә күреп, юрап китереп, өзелеп сагынып көтеп ала. Бары аның гына сиңа теләгән теләкләре, кылган догалары калган барлык якыннарыңныкыннан ихласрак, яктырак, тирәнрәк. Ана – баланың җирдәге фәрештәсе ул.
«Диалог Ауразия» платформасы һәм «Сөембикә» журналы игълан итә торган фоторәсем бәйгесе дә «Ана шәфкате» дип атала.

22 февр. 2012 г.

Яңа Усы авылында татар теле укытучылары семинары


 22 нче февральдә Мөслим районы Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе семинары үтте. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Григорьева Сөмбел  "Татар әдәбияты дәресләрендә фәнни эшләрнең әһәмияте" темасына ачык дәрес күрсәтте. "Тәүге адымнар" исемле балалар иҗаты презентациясе  берәүне дә битараф калдырмагандыр. Укучылар төрле газета-журналларда басылып чыккан иҗат җимешләре белән таныштырдылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш чарага анализ, яртыеллыкта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар билгеләнде.

21 нче февраль - Халыкара туган телләр көне

      21 нче февраль - Халыкара туган телләр  көне . Әлеге бәйрәм уңаеннан   Мөслим лицеенда “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.  Кичәдә балалар үзләренең ана телендә чыгыш ясадылар. Мөслим лицеенда татар балалары белән беррәттән, рус, мари, әрмән, әзәрбайҗан, үзбәк милләтеннән булган балалар белем ала. Мари кызы Тайбактина Вероника, Әрмән кызы Григорян Наринэ, рус кызы Родионова Виктория, әзербайҗан кызы Гулиева Кульшен үз телләрендә шигырьләр укыдылар. Наринэ Һ. Такташның “Мокамай” шигырен дә яттан сөйләде. Җыр-бию, нәфис сүз, тел турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр бәйгеләре  кызыклы булды. Кичә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды  

5 февр. 2012 г.

Студентлар белән очрашу кичәсе

    3 февраль көнне  Мөслим лицеенда студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студент кызлар, егетләр туган ояларын сагынып кайткан кошлар кебек очрашуга җыелдылар. Кичәне лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Алсу Гали кызы үзе җитәкләгән 9а сыйныфы укучылары белән әзерләгән иде.  Һәр студент үзе белем алган уку йорты белән таныштырды, студент тормышы турында сөйләде. Кичә җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барды.