30 авг. 2015 г.

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проект конкурсы игълан ителә


28.08.2015
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җәмәгать оешмалары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проект конкурсын игълан итә. Грантның күләме 250 мең сумны тәшкил итә.
Конкурста бер елдан ким эшләмәгән һәм официаль рәвештә теркәлгән җәмәгать оешмалары катнаша ала.
Документлар 2015 нче елның 1 нче сентябреннән 14 нче сентябренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 нчы йорт (225 бүлмә) адресы буенча кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат

27 авг. 2015 г.

Татарстанның 6 мәктәбендә кытай телен укыта башлаячаклар


24.08.2015
Бу хакта 21 августа Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Әлегә бу тел эксперемент буларак укытылачак. Кытай телен Саба районының сәләтле балаларына белем бирү, Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче номерлы татар гимназиясе һәм 18 нче номерлы мәктәбе, Идел буе районының 6 нчы номерлы гимназиясе һәм Идел буе районының 35 нче номерлы гимназиясендә белем алучы укучыларга өйрәтәчәкләр.
"Шулай ук кайбер фәннәрне чит телләрдә белем бирүне дә акрынлап уку процессына кертергә ниятлибез. Әлегә бу тәҗрибә сәләтле балалар белем ала торган мәктәпләрдә кулланылачак", - диде министр бу уңайдан.

13 июл. 2015 г.

Алабугада VI Халыкара укытучылар фестивале була


10.07.2015
2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале була. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнашачак.
Халыкара фестивальдә катнашучылар өчен кызыклы мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм педагогикадагы алдынгы тәҗрибәләр презентациясе, һөнәри һәм бәхәс мәйданчыклары үткәреләчәк.

12 мая 2015 г.

“Авыл укытучысы-2015” конкурсы НИГЕЗЛӘМӘСЕ





Март 20, 2015
“Авыл укытучысы-2015” конкурсы (алга таба – Конкурс) авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү нияте белән “Мәгариф” журналы редакциясе (алга таба – Оештыручы) тарафыннан оештырыла.
Әлеге Нигезләмә “Мәгариф” журналының 2015 елгы апрель санында бастырыла һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында урнаштырыла.

7 мая 2015 г.

Татарстанда “Үлемсез полк” халыкара акциясендә 35 меңләп укучы һәм студент катнашачак


05.05.2015
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Россиядә “Үлемсез полк” халыкара акциясе уздырыла. Анда 35 меңләп Татарстан укучысы һәм студенты катнашыр дип көтелә. Казанда әлеге акцияне Җиңү паркында үткәрү күздә тотыла. Акциянең асылы шунда ки, укучылар һәм студентлар кулларына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннарының фотоларын тотып, бер рәткә тезелеп басачак. Һәр сурәт астында герой турында мәгълүмат язылган була. Шул рәвешле, яшьләр бабаларының батырлыгы бүгенгәчә онытылмавын күрсәтәчәк.
Татарстан башкаласында бу акция 1нче тапкыр былтыр 9 май көнне Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы барышында уздырылды. Анда 300дән артык кеше катнашты.
"Татар-информ" МА материаллары буенча