20 сент. 2015 г.

"Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" Рәсәйкүләм конференция



МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ
ФЕДЕРАЛЬНОЕ ГОСУДАРСТВЕННОЕ АВТОНОМНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ВЫСШЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ «КАЗАНСКИЙ (ПРИВОЛЖСКИЙ) ФЕДЕРАЛЬНЫЙ УНИВЕРСИТЕТ»

Елабужский институт (филиал)
423604, Российская Федерация, Республика Татарстан
г.Елабуга, Казанская, 89

в рамках всемирного дня науки, цикла научно-познавательных  мероприятий  факультет татарской и сопоставительной филологии и  
кафедра татарской филологии
приглашает учащихся 11 классов и студентов принять участие в работе всероссийской научно-практической конференции
«татарский язык, литература и история: прошлое, настоящее и будущее”
которая состоится 6 ноября 2015 года
на базе  Елабужского института ФГАОУВПО “Казанский (Приволжский) Федеральный университет”

6 сент. 2015 г.

Яңа уку елыннан икенче чит ил теле – мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтендә



Яңа уку елыннан икенче чит ил теле беренче мәртәбә мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтенә кертелгән.
“1 сентябрьдән 5нче сыйныфлар яңа стандарт буенча укуга күчә. Анда икенче чит ил теле мәктәп программасының мәҗбүри элементы буларак теркәлгән”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Российская газета”га биргән интервьюсында. Министр искәртеп узганча, мәктәпләргә күчеш чоры каралган, чөнки әлегә барлык төбәкләр дә бу төр үзгәрешләргә әзер түгел.
“Гомумән алганда, чит ил телләре мәктәп программасында лаеклы урын алып тора. Бу – аралашу чарасы булудан тыш, баланың хәтер һәм акыл үсеше чарасы да”, – дип саный Дмитрий Ливанов. Аның сүзләренә караганда, Россия империясендә борынгы грек һәм латин телләре бала үсешенә уңай йогынты ясаганга өйрәтелгән. “Без дә шулай дип саныйбыз. Әмма проблема шунда ки: төбәкләрнең нәрсәдә дә булса экономияләү теләге бар”, – дигән министр.
Искәртеп үтик: 1 сентябрьдән Россиядә 5-9нчы сыйныфлар өчен федераль дәүләт белем бирү стандартының беренчесе үз көченә керә. Анда беренче мәртәбә икенче чит ил теленең статусы билгеләнгән: ул “филология” өлкәсендәге мәҗбүри фәннәр рәтенә кертелгән.

30 авг. 2015 г.

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проект конкурсы игълан ителә


28.08.2015
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җәмәгать оешмалары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проект конкурсын игълан итә. Грантның күләме 250 мең сумны тәшкил итә.
Конкурста бер елдан ким эшләмәгән һәм официаль рәвештә теркәлгән җәмәгать оешмалары катнаша ала.
Документлар 2015 нче елның 1 нче сентябреннән 14 нче сентябренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 нчы йорт (225 бүлмә) адресы буенча кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат

27 авг. 2015 г.

Татарстанның 6 мәктәбендә кытай телен укыта башлаячаклар


24.08.2015
Бу хакта 21 августа Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Әлегә бу тел эксперемент буларак укытылачак. Кытай телен Саба районының сәләтле балаларына белем бирү, Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче номерлы татар гимназиясе һәм 18 нче номерлы мәктәбе, Идел буе районының 6 нчы номерлы гимназиясе һәм Идел буе районының 35 нче номерлы гимназиясендә белем алучы укучыларга өйрәтәчәкләр.
"Шулай ук кайбер фәннәрне чит телләрдә белем бирүне дә акрынлап уку процессына кертергә ниятлибез. Әлегә бу тәҗрибә сәләтле балалар белем ала торган мәктәпләрдә кулланылачак", - диде министр бу уңайдан.

13 июл. 2015 г.

Алабугада VI Халыкара укытучылар фестивале була


10.07.2015
2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале була. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнашачак.
Халыкара фестивальдә катнашучылар өчен кызыклы мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм педагогикадагы алдынгы тәҗрибәләр презентациясе, һөнәри һәм бәхәс мәйданчыклары үткәреләчәк.