Казанда “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына
йомгак ясадылар. 11нче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге елдан-ел киңрәк
масштаблар ала.
Бу чараның
мөһимлеген гаризалар санына карап кына да билгеләргә була. Элек гаризалар
меңнән артмый торган булса, быел аларның саны - 2273. Шунысын да әйтеп узыйк:
Татарстандагы 45 муниципаль районнан проектта 36сы актив катнашкан.
Катнашучылар географиясе безнең республика белән генә чикләнми – анда Россиянең
7 төбәгеннән дә гариза тәкъдим итүчеләр булган.
10 декабрь көнне
узган тантаналы бүләкләү алдыннан былтыргы җиңүчеләрнең проектларын да тәкъдим
иттеләр. Линар Сабитовның “Казан инженер-төзелеш институтының инновацион
идеяләре” проекты – шуларның берсе. Әлеге премия белән генә канәгатьләнмичә, үз
тармакларын алга таба үстерүне дәвам иткән ул. Линар әфәнде заманча электр
баганаларын җитештерү белән шөгыльләнә. Мондый баганаларның гадәтиләрдән
аермасы шунда: монда чыбыклар юк. Ә электр энергиясе кояш җылылыгыннан туплана.
Әлеге проект быел “Мега” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда кулланылышка
кертелгән.