Мөслим районы Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы блогы
25 дек. 2011 г.
Мөслимдә Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе
18 дек. 2011 г.
Якташыбыз хөрмәтләнде
11 дек. 2011 г.
Тукта, мизгел...
Флера апа Садриевна вафат... Бу хәбәрне ишеткәч тетрәнеп киттем. Хәтеремдә Флера апаның мөлаем, әниләрчә кайгыртучан йөзе пәйда булды. Казан дәүләт университетында укыган еллар- күпләр өчен яшьлекнең иң бәхетле елларыдыр дип исәплим. Шул биш ел вакыт эчендә күпме белем тупладык, дуслар таптык, шау-шулы, күңелле студент тормышында кайнадык. Укытучыларга якын итеп, яратып, Флера апа, Сәгадәт абый, Диләрә апа, Вахит абый, Альберт абый һ.б. (урыннары җәннәттә булсын) дип эндәшә идек. Бүген инде кадерле укытучыларыбызның күпчелеге бакыйлыкка күчте.
Студент елларының истәлеге булган лекция дәфтәрләрен китап шкафында кадерләп саклыйм, җыештырган саен кулыма алам, ташларга жәлләп, кабат киштәгә куям. Кабат-кабат укыйм, хатирәләргә биреләм. Туктатырга иде вакытны бер генә мизгелгә, әйләнеп кайтасы иде яшьлеккә. Тыңлыйсы иде Флера апаның, Альберт абыйның һ.б. хөрмәтлеләребезнең лекцияләрен, ягымлы тавышларын. Бер генә мизгелгә булса да...
6 дек. 2011 г.
Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе
2011 елның 5 нче декабрендә Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе ачылды. Беренче тур читтән торып үткәрелә (проектлар алдан сайлап алына) һәм 2011 елның 23 нче декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашу гаризалары «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүмати системасында (http://edu.tatar.ru (Личный кабинет/Мои конкурсы) электрон рәвештә кабул ителә.
2 дек. 2011 г.
Электрдан җәрәхәт алуны кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билгеләре”нә бәйге
Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча "Иң яхшы тыю һәм кисәтү билгеләре”нә конкурс игълан итте.
Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәпләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда "Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.
Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.
30 нояб. 2011 г.
Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел
27 нояб. 2011 г.
II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесе
22 нояб. 2011 г.
"ШИГЪРИ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә.
"Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган.
18 нояб. 2011 г.
II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә
Конференциягә Пермь өлкәсеннән, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан сәләтле укучылар һәм аларның укытучылары килгән иде. Пленар утырыштан соң укучылар секцияләргә таралдылар һәм үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конференция материаллары "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән җыентык итеп бастырып чыгарылган. Әлеге җыентыклар конференциягә килгән укучыларга таратылды.
12 нояб. 2011 г.
"Авылның 100 талантлы баласы"-2011
28 окт. 2011 г.
11 окт. 2011 г.
Агач утырту өмәсендә

3 окт. 2011 г.
16 сент. 2011 г.
Яран гөлләр ярата иде.

23 авг. 2011 г.
Мәктәп укытучыларының II Бөтенроссия фестивале
17 -20 нче августта Алабуга шәһәрендә мәктәп укытучыларының II Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальгә Россиянең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән килгән танылган укытучылар,югары уку йортларыннан галимнәр, Татарстанның иң яхшы 150 укытучысы җыелды. Программа бик кызыклы итеп төзелгән. Үз белемеңне күтәрү, аралашу, ял итү өчен дә фестивальне оештыручылар тарафыннан бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Әлеге чараларда Мөслим районы Симәк мәктәбеннән тарих укытучысы Бәдретдинова Нәзилә белән икәү катнаштык. Шәхсән үзем Алабуга педагогия институты педагогика кафедрасы профессоры Н.Н.Савина, Петрозаводск педагогия акдемиясе профессоры Н.Ю. Скороходова, Польшаның Ченстохова шәһәреннән психологик фәннәр докторы, профессор Кафлик Иренеуш, Мәскәү шәһәреннән педагогия фәннәре кандидаты, доцент Л.Л. Ворошилова, Алтай дәүләт университеты доценты М.Н.Фроловская мастер-классларында булырга туры килде. Әлбәттә, һәр мастер-класс укытучылар өчен бик файдалы булды. Теләгән мәктәп укытучысына модератор вазыйфасында булып карарга мөмкинлек тудырылды, ягъни мастер-класслар үткәрергә мөмкин иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән мастер-классымны югары бәяләделәр, фестивальнең Дипломына лаек булдым. Гомумән, Алабуга педагогия институтында үткәргән көннәр кызыклы, файдалы булды.
27 июн. 2011 г.
Ак юллар сезгә, дусларым!
Бетмәс-төкәнмәс булып тоелган уку елы, төн йокыларын качырган имтиханнар, дулкынландыргыч чыгарылыш кичәләре артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары да, аларның әти-әниләре дә җиңел сулап куйгандыр, мөгаен. Мөслим лицеен 45 тугызынчы, 28 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Үзем җитәкләгән 9а сыйныфы укучыларына карыйм да, сөенеп туя алмыйм. Әле кайчан гына башлангычтан килгән укучыларым үсеп, җиткән егет-кызлар булдылар, 5 нче сыйныфтагы шаянлыклары кимеп уйчанландылар.
27 нче июнь көнне аттестат тапшыру тантанасы үтте. Укучыларымның кайберләре техникум, көллиятләрдә укуларын дәвам итәчәк, 10нчы сыйныфка килүчеләр дә шактый. Язмыш сезне кайларга гына китерсә дә, Кеше булып калыгыз, кадерле укучыларым -дусларым минем!
Июнь аеның ямьле бер көнендә гүзәл табигатьле Ык буенда үткәргән көн мәңгегә исегездә калсын. Мәктәпне, белем биргән укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз. Теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!
30 мая 2011 г.
Укучылар имтихан тапшырды
18 мая 2011 г.
Симәктә "яшел" семинар
18 нче май көнне Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларның семинары үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.Ә.Әхиярова, Д.З.Садертдинова "Р. Фәхретдин мирасын әдәбият дәресләрендә файдалану" темасына мастер-класс күрсәттеләр, район методик берләшмә эшчәнлегенә еллык йомгак ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде. Семинарның икенче өлеше урман кочагында, шифалы чишмә буенда дәвам итте.
Фоат Садриев бездә кунакта
17 май көнне Мөслим лицеенда күренекле якташыбыз-Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Ризаэтдин Фәхретдинов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Фоат Миңнәхмәт улы Садриев белән очрашу кичәсе узды.
16 мая 2011 г.
14 мая 2011 г.
2 мая 2011 г.
Бездә - шигырь бәйрәме!
26 апрельдә Мөслим гимназиясе базасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Р.Р.Хәбипов , язучы, Г.Тукай бүләге лауреаты Фоат Садриев,балалар шагыйре, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, А.Алиш премиясе лауреаты Мәҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, ветеран укытучылар катнашты.
6 апр. 2011 г.
Яңа блогка рәхим итегез!
Таныш булыйк.
Мин, Ситдыйкова Чулпан Индус кызы, 1969 нчы елның 1 январенда укытучылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. 1986 нчы елда Мөслим урта мәктәбен тәмамладым. 1986-1991 нче елларда Казан Дәүләт университетының филология факультетының “Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре” бүлегендә югары белем алдым. Дипломым буенча белгечлегем: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәт юлымны Мөслим урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. Бүгенге көндә дә шунда эшлим. Педагогик эш стажым-20 ел. Квалификацион категориям: “укытучы” вазифасы буенча югары квалификацион категория, 2011 нче ел.
Мин, Ситдыйкова Чулпан Индус кызы, 1969 нчы елның 1 январенда укытучылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. 1986 нчы елда Мөслим урта мәктәбен тәмамладым. 1986-1991 нче елларда Казан Дәүләт университетының филология факультетының “Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре” бүлегендә югары белем алдым. Дипломым буенча белгечлегем: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәт юлымны Мөслим урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. Бүгенге көндә дә шунда эшлим. Педагогик эш стажым-20 ел. Квалификацион категориям: “укытучы” вазифасы буенча югары квалификацион категория, 2011 нче ел.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)