18 мая 2011 г.

Фоат Садриев бездә кунакта

    17 май көнне Мөслим лицеенда  күренекле якташыбыз-Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Ризаэтдин Фәхретдинов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Фоат Миңнәхмәт улы Садриев белән очрашу кичәсе узды.

Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете" һ.б. әсәрләре турында сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләрне яттан укыдылар, аның сүзләренә язылган җыр башкардылар. Фоат ага Садриев иҗаты турында сөйләде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Фоат Садриевның авылдашы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы язучының әбисе Минниямал, әнисе Гыйздеямал апалар турында истәлекләре белән уртаклашты, Ф.Садриев әсәрләре турында сөйләде. Балалар шагыйре, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, тел, әдәбият укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов  Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан чыккан күренекле кешеләр белән таныштырды, укучыларны Ф. Садриев әсәрләрен өйрәнергә чакырды.


Комментариев нет:

Отправить комментарий