
Анда беркайчан да тузан булмый. Урман -ләззәтләнеп ял итү, дәвалану урыны, матди байлыклар, гөмбә-җиләк чыганагы да ул. Агач күләгәсе җан ияләрен кояш радиациясеннән саклый. Әгәр бер агач киссәң, аның урынына өч агач утырт диләр бит. Районыбызда оешма- предприетиеләр арасында үткәрелгән агач утырту өмәсенә иң беренчеләрдән булып лицей коллективы тотынды. 10а, 10б сыйныфы укучылары, дирекция әгъзалары, технология, физкультура укытучылары Мөслим гимназиясе каршысында урнашкан "Җиңү паркына" 300 дән артык агач утырттылар.

Табигатьне саклау-үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Яшь буын шуларны аңласын, Халыкара урманнар елы кысаларында үткәрелүче чаралар дәвамлы һәм үтемле булсын иде.
Комментариев нет:
Отправить комментарий