16 сент. 2011 г.

Яран гөлләр ярата иде.
Табигатьтә көз хакимлек итә. Алтыннан коелгандай иген кырлары, мәрҗәндәй кызарган миләш-баланнар, көзге кырауларга бирешергә теләмичә балкып утыручы кашкарыйлар, яраннар күзне иркәли. Яраннарга карыйм да хатирәләргә биреләм, әнием искә төшә. Бигрәкләр дә ярата иде шул яраннарны, бакчабызны, тәрәзә төпләрен тутырып үстерә иде җете кызыл гөлләрен. Чәчәкле май аенда яраннарын, безне ташлап, бакыйлыкка күчте...Төсе булып яраннары калды, хәтере, истәлекләре генә калды.

Сентябрь аенда әниебезгә 80 яшь тулган булыр иде. Барыбыз бергә җыелып, юбилеен үткәрергә җыенган идек. Тик мәкерле авыру өлгеррәк булып чыкты, әниебезне мәңгелеккә бездән аерды.
Әнием –Зиннурова Әминә Зиннур кызы- 1964-1989 нчы елларда Олы Чакмак мәктәбе директоры, математика укытучысы, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы, Укытучы дигән мактаулы исемне горур йөртүче, искиткеч талантлы педагог, милләтебезгә, халкыбызга белем һәм тәрбия биреп, балаларны олы юлга чыгаручы. Ул, тирән белемле, оста җитәкче буларак, мәктәп һәм авыл тарихында аерым урын алып тора.
Зиннурова Әминә Зиннур кызы 1931 нче елның 20 нче сентябрендә Мөслим районы Олы Чакмак авылында колхозчы гаиләсендә туган. Аның әтисе Гәрәев Зиннур Гәрәй улы мәдрәсә тәмамлаган, белемле, алтын куллы кеше була. Әниебезнең балачагы һәм яшьлек еллары илебез тарихында иң авыр вакытка- Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Зурлар белән беррәттән, ул да колхоз кырларында хезмәт куя, кичләрен фронт өчен җылы оекбашлар, перчаткалар бәйли, бәрәңге киптерә.”Ул еллар турында тыныч кына сөйли алмыйм, йөрәгемә ярамый...,” –ди иде әнием , күз яшьләрен сөртә-сөртә, үзәгенә үткән сугыш чоры турында сөйләгәндә. Әниемә 10 яшьләр тирәсе булганда, әтисе Зиннур вафат була. Ач-ялангач, аягында чабата булса да, белем алырга омтыла. “Керосин булмагач, төннәрен чыра яндырып, ә айлы төннәрдә ай яктысында китап укый, дәрес әзерли идем”,- дип искә ала иде ул.
Олы Чакмак җидееллык мәктәбен, аннан соң Мөслим урта мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, Бөгелмә укытучылар әзерләү институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Хезмәт юлы 1952 нче елда Мөслим районы Күбәк урта мәктәбендә башлана. Биредә ул Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, профессор Флүн Мусин кебек күренекле шәхесләргә математика фәненнән белем биргән. 1957-1959 нчы елларда Мөслим районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1960-63 нче елларда Азнакай районы Чалпы урта мәктәбендә математика, физика фәнен укыта. Әтием Индус белән кавышалар. Яшь пар Олы Чакмак авылына кайтып төпләнә, әниемне мәктәп директоры итеп билгелиләр.
Олы Чакмак мәктәбе XIX гасырда төзелгән таш мәдрәсә һәм байларның өйләрен сүтеп салынган иске агач биналарда урнашкан була. “Ул чакларда мәктәптә бала саны бик күп, класс саен 25-30 укучы белем ала иде,”- дип сөйли иде әниебез. Зур, көчле коллектив була Олы Чакмак мәктәбе. Әниебез тырышлыгы нәтиҗәсендә 1981 нче елда ике катлы яңа мәктәп бинасы сафка баса. Ул ярдәмчел һәм әйбәт холыклы, искиткеч көчле рухлы кеше иде. Мәктәп директоры буларак, һәр гаиләне яхшы белгән, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышкан. Агитатор, хатын-кызлар советы, партоешма җитәкчесе, ата-аналар университеты ректоры, кичке мәктәп директоры һәм тагын бик күп вазыйфаларны алып барган. Ул -акыллы киңәшче, ярдәмчел булуы белән авылда гына түгел, районыбызда, республикада хөрмәт казанган шәхес.
Әнием белән әтием кулга –кул тотынып мәгариф өлкәсендә хезмәт куйдылар. Әтиебез -Ситдыйков Индус Гыйззәт улы гомере буена Олы Чакмак мәктәбендә тарих, сызым, хезмәт укытучысы булып эшләде. Ул Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Алтын куллы кеше. Ул- оста рәссам, баянчы, балта остасы.
Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Шулардан икебез- апам һәм мин укытучы һөнәрен сайладык.
Әниебез нәселендә мөгаллимнәр, саный башласаң, 20 гә җыела. Әниемнең бертуган апасы Фатыйма Зиннур кызы гомере буена башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде, ул драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Фоат абый Садриевның беренче укытучысы. Фатыйма апаның улы Марс һәм килене Энҗе гомерләрен мәгарифкә багышладылар. Әтиебез нәселендә дә укытучылар җитәрлек. Алар һәммәсе-һөнәрләренә тугры, намуслы шәхесләр.
Әнием истәлекләрен барлыйм... Инде мин дөньяга килгәнче, 1967 нче елда Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы исеменә лаек булган ул. Кулымда күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр белән тулы папкалар. Һәрберсе артында күпме хезмәт, күпме йокысыз төннәр...
Әнием тормышны ярата иде. Беркайчан да зарлануны белмәс, көчле ихтыярлы, оптимист рухлы булды. Авылдашларым, районыбыз халкы күңелендә дә ул мәңге шулай сакланыр.
Иртәнге кояш нурларында яран гөл таҗларында чык тамчылары ялтырый. Яран гөлләр аша әнием дәшә кебек. Әниемнең яран гөлләре...

Комментариев нет:

Отправить комментарий