2. Катнашучылар:
Төбәкара Фоат Садриев укулары гомуми
белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның татар теле һәм әдәбияты
укытучылары, 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.
3. Бәйгене оештыручылар:
Казан федераль университеты Идел буе
төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан
әзерләү үзәге, “Мәгариф” журналы, Мөслим муниципаль районы мәгариф
бүлеге.
Үткәрү шартлары һәм тәртибе
Бәйге 2 турда үткәрелә:
I тур — 2015 нче елның 11 нче мартына
кадәр оештыру комитеты бәйгедә катнашу өчен гаризалар, фәнни эшләр,
тезислар кабул итә. Гариза, тезис һәм фәнни эшләр nurania.shai@tatar.ru, magarif@bk.ru электрон
адресы буенча кабул ителә. (Хәбәрләшү өчен тел.: 8(85556) 2-40-49,
89274804700 — Нурания Әзһәмовна; 89093088105 – Сиринә Миннегалимовна).