17 -20 нче августта Алабуга шәһәрендә мәктәп укытучыларының II Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальгә Россиянең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән килгән танылган укытучылар,югары уку йортларыннан галимнәр, Татарстанның иң яхшы 150 укытучысы җыелды. Программа бик кызыклы итеп төзелгән. Үз белемеңне күтәрү, аралашу, ял итү өчен дә фестивальне оештыручылар тарафыннан бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Әлеге чараларда Мөслим районы Симәк мәктәбеннән тарих укытучысы Бәдретдинова Нәзилә белән икәү катнаштык. Шәхсән үзем Алабуга педагогия институты педагогика кафедрасы профессоры Н.Н.Савина, Петрозаводск педагогия акдемиясе профессоры Н.Ю. Скороходова, Польшаның Ченстохова шәһәреннән психологик фәннәр докторы, профессор Кафлик Иренеуш, Мәскәү шәһәреннән педагогия фәннәре кандидаты, доцент Л.Л. Ворошилова, Алтай дәүләт университеты доценты М.Н.Фроловская мастер-классларында булырга туры килде. Әлбәттә, һәр мастер-класс укытучылар өчен бик файдалы булды. Теләгән мәктәп укытучысына модератор вазыйфасында булып карарга мөмкинлек тудырылды, ягъни мастер-класслар үткәрергә мөмкин иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән мастер-классымны югары бәяләделәр, фестивальнең Дипломына лаек булдым. Гомумән, Алабуга педагогия институтында үткәргән көннәр кызыклы, файдалы булды.
Мөслим районы Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы блогы
23 авг. 2011 г.
27 июн. 2011 г.
Ак юллар сезгә, дусларым!
Бетмәс-төкәнмәс булып тоелган уку елы, төн йокыларын качырган имтиханнар, дулкынландыргыч чыгарылыш кичәләре артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары да, аларның әти-әниләре дә җиңел сулап куйгандыр, мөгаен. Мөслим лицеен 45 тугызынчы, 28 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Үзем җитәкләгән 9а сыйныфы укучыларына карыйм да, сөенеп туя алмыйм. Әле кайчан гына башлангычтан килгән укучыларым үсеп, җиткән егет-кызлар булдылар, 5 нче сыйныфтагы шаянлыклары кимеп уйчанландылар.
27 нче июнь көнне аттестат тапшыру тантанасы үтте. Укучыларымның кайберләре техникум, көллиятләрдә укуларын дәвам итәчәк, 10нчы сыйныфка килүчеләр дә шактый. Язмыш сезне кайларга гына китерсә дә, Кеше булып калыгыз, кадерле укучыларым -дусларым минем!
Июнь аеның ямьле бер көнендә гүзәл табигатьле Ык буенда үткәргән көн мәңгегә исегездә калсын. Мәктәпне, белем биргән укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз. Теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!
30 мая 2011 г.
Укучылар имтихан тапшырды
18 мая 2011 г.
Симәктә "яшел" семинар
18 нче май көнне Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларның семинары үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.Ә.Әхиярова, Д.З.Садертдинова "Р. Фәхретдин мирасын әдәбият дәресләрендә файдалану" темасына мастер-класс күрсәттеләр, район методик берләшмә эшчәнлегенә еллык йомгак ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде. Семинарның икенче өлеше урман кочагында, шифалы чишмә буенда дәвам итте.
Фоат Садриев бездә кунакта
17 май көнне Мөслим лицеенда күренекле якташыбыз-Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Ризаэтдин Фәхретдинов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Фоат Миңнәхмәт улы Садриев белән очрашу кичәсе узды.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)